Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

26 март 2018 ел 10:01
Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово шәһәренең “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын чыгып, әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклаша:

"Илебез Кемерово шәһәрендә булган фаҗигане ишетеп тетрәнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам, Раббыбыз әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам. Әлеге хәсрәтне, күңел өздергеч ачы кайгы-сагышны җиңү өчен сабыр һәм чыдам булырга кирәк. Камил хәзрәт Сәмигуллин"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы