Арчада балалар өчен Мәрҗәни бәйгесе узды

26 март 2018 ел 11:46
Арчада балалар өчен Мәрҗәни бәйгесе узды

  Бүген Арча районының Наласа авылы мәхәлләсе “Мәрҗәни оныклары” дип исемләнгән шәкертләр бәйгесен үздырды. Бәйгедә Наласа, Субаш-Аты, Югары-Аты авылы балалары катнашты. Чара бөек галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗәнигә 200 ел тулуга багышланды. Шәкертләр бәйгесендә 4 төркем көч сынашты: “Мәрҗәннәр”, “Нур”, “Энҗеләр”, “Җәннәт юлы”. Катнашучыларны Коръән аятьләрен уку һәм язма рәвештә кагыйдәләрне билгеләү, гакыйдә, фикһ, әхляк, сира фәннәре буенча, Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәрен язуда сынадылар.

  Бәйгедә беренче урынны “Энҗеләр”, икенче урынны “Мәрҗәннәр” командасы яулады, өченче-“Җәннәт юлы” һәм дүртенче булып “Нур” командасы калды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы