Камил хәзрәт – Бангладешның Россиядәге илчелегендә очрашуда

26 март 2018 ел 14:08
Камил хәзрәт – Бангладешның Россиядәге илчелегендә очрашуда

Бангладеш Халык Республикасында бүген Бәйсезлек көнен билгеләп үтәләр. Мәскәүдә бу уңайдан Республиканың Президенты исеменнән аның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сәйфул Хок һәм хәләл җефете Гопа Чокробортиның тантаналы кабул итү кичәсе булды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

Быелның 26 февралендә Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе доктор С.М. Сәйфул Хок Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенә килеп, Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беренче очрашу үткәргән иде. Илче Татарстан мөфтиен кунакка чакырды, әлеге илнең барлыкка килү тарихы, андагы тел сәясәте, икътисади мөмкинлекләре турында сөйләде.

Мәскәүдә Камил хәзрәт Сәмигуллинның Бангладеш Республикасы Президенты исеменнән илченең тантаналы кабул итүендә катнашуы хезмәттәшлекнең дәвамы булачагын дәлилләде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы