Балтач мөхтәсибәте балаларның язгы каникулының беренче көнендә зур чара – Коръән укучылар конкурсы уздырды. Әлеге чара 1993 елдан бирле һәр елны уздырылып килә.
Быел Балтач Үзәк мәчетендә узган Коръән укучылар бәйгесендә 7 номинациядә районның 32 авылыннан барлыгы 387 бала катнашты. Шуларның 66сы – мәктәпкәчә яшьтә. Иң кечкенә катнашучыга 3 яшь иде. Шунысы куанычлы, бәйгегә килгән һәр бала бүләк белән кайтып китте.
Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге конкурсны һәр елны үткәрүнең һәм авыл җирлекләрендә балалар белән эшләүнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады: «1993 нче елда Бөрбаш авылында республикабызда беренчеләрдән булып, зур итеп шушындый дәрәҗәле Коръән уку бәйгесен уздырдык. Анда да 300дән артык укучы катнашкан иде. Казаннан кайткан остазым Габделхак хәзрәт Каюмов шул чакта: “Тукталмасын иде бу бәйрәм”, – дип соклануын белдергән иде. Догасы кабул булды, менә 25 ел буе бу бәйгебез шул сандагы бала белән даими үткәрелеп килә», – диде ул.