ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм аның оешмалары - "ТР Вакфы" Фонды, "Хозур" Нәшрият йорты, "ДУМ РТ Хаҗ", Хәләл стандартлары комитеты - коллективлары Кемероводагы фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләре һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән бер көнлек хезмәт хакын күчерергә булды. Әнә шулай итеп, мөфтият хезмәткәрләре “Зәкят” хәйрия фонды игълан иткән махсус акциядә катнаша һәм үрнәк күрсәтеп татарстанлыларны пожар корбаннарына ярдәм итәргә чакыра. Хәйрия акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. “Зәкят” хәйрия фонды сәдакаларны Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресы буенча урнашкан офиста кабул итә, яисә түбәндәге счётка “Для Кемерово” дип акча күчерерү мөмкинлеген тәкъдим итә:
Наименование сбора “САДАКА”
Благотворительный Фонд “Закят”
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.