Мөфти урынбасары матәм чарасына кушылды

28 март 2018 ел 13:40
Мөфти урынбасары матәм чарасына кушылды

Бүген Татарстанның төп конфессия җитәкчеләре һәм хөкүмәт вәкилләре Казан шәһәренең Ленин бакчасында үткәрелгән Матәм чарасында катнашты. Җыенда катнашучылар Кемерово фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алды, янгында зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләде.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие исеменнән мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул әлеге вакыйга уңаеннан борчылуларын белдерде, мондый хәсрәтнең илебезгә бүтән килмәвен теләде. Мөфти урынбасары шулай ук мәчетләрдә намазлардан соң зыян күрүчеләр өчен Диния нәзарәте тарафыннан башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Мисал өчен, намазлардан соң, Татарстан мөхтәсибәтләрендә һәрбер утырыш, конференция башланыр алдыннан догалар кылу, “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан акчалата ярдәмнәр җыелу. Диния нәзарәте коллективы бер көнлек хезмәт хакын шулай ук янгында зыян күрүчеләргә тапшырырга карар кылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы