Хатын-кызлар конференциясе матәм көне уңаеннан дога кылудан башланды

28 март 2018 ел 13:57
Хатын-кызлар конференциясе матәм көне уңаеннан дога кылудан башланды

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Республика хатын-кызлар конференциясе булып үтте. Чараның төп темасы итеп “Ш.Мәрҗани хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге вазифасы турында” билгеләнде.

Чара Россиядә матәм көнен искә алып һәм Кемерово фаҗигасендә зыян күрүчеләргә багышлап дога кылудан башланды. Мөслимәләр алдында Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Коръән-Кәрим аятьләрен башкарды, Аллаһы Тәгаләдән әлеге фаҗиганең башка беркайчан кабатламавын һәм беркемгә дә бала кайгы-хәсрәте күрсәтмәвен сорады. Үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече хәсрәт килүче гаиләләргә ачы кайгыны кичерү өчен сабыр, чыдам булырга кирәклеген искә төшерде. Абыстайлар да Кемерово вакыйгасын йөрәкләре аша үткәрүләрен әйттеләр һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен сорап һәрчак догада булуларын җиткерделәр.

Диния нәзарәтендә үтә торган бүгенге чарада Татарстанның барлык мөхтәсибәтләреннән абыстайлар – ТР Мөслимәләр берлеге оешмасы вәкилләре катнашты. Очрашуга шулай ук Башкортостан, Мордовия, Мари-Эл, Ульяновск һәм Удмуртия иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре дә - барлыгы 100 гә якын мөслимә килде. Мөслимәләр алып барылган эшчәнлек тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм  Коръән-Кәрим таләпләре кысаларында социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыру турында фикер алышты. Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге хакында “Мәрҗәни – татар дөньясының мәрҗәне”, “Мәрҗәниле хәят” дип исемләнгән чыгышлар белән беррәттән конференциядә диалог форматында хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге вазифасы турында, гаилә һәм мөселман гореф-гадәтләре, исламда хатын-кыз образы, мөслимәләрнең үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге роле кебек мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Конференциянең иң мөһим өлеше булып 2018 елга Татарстан мөслимәләре берлеге филиаллары җитәкчеләре өчен Программа кабул ителүе торды. Программада берлекнең максатлары һәм агымдагы елда башкарылачак бурычлар теркәлгән. 16 пункттан торган максатлар арасында җәмгыятьне рухи һәм физик яктан сәламәтләндерү программасын булдыру, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, ятим балаларны кайгырту максатыннан “Гаилә, ана һәм бала” дип исемләнгән махсус үзәкләр оештыру, яшь мөселман гаиләләре өчен аралашу клублары оештыру кебек бурычлар куелган. Моннан тыш, программада хатын-кызлар арасында эчкечелек проблемасын хәл итү буенча эшче төркем оештыру, авыл һәм шәһәр мәдәни үзәкләре каршында яшьләрне гаилә мөнәсәбәтләре серләренә өйрәтү максатыннан “Кияү һәм кәләш мәктәбе” ачу, яучылар һәм абыстайлар институтларын торгызу, авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен кризис үзәкләрен, хәйрия үзәген оештыру һәм башка ниятләр урын алган.

Конференциядә шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләүче Мөслимәләр берлегенең филиал җитәкчеләренә шаһәдәтнамәләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы