Татарстанның әхлак мөгаллимнәре семинарга җыелды

28 март 2018 ел 16:02
Татарстанның әхлак мөгаллимнәре семинарга җыелды

Бүген Казан шәһәренең “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсендә “Мәчетләр каршындагы курсларда әхлак укыту проблемалары” буенча республикакүләм киңәшмә-семинар узды.

Әлеге чарада республикабыз мөхтәсибәтләреннән уку-укыту эшләренә җаваплы затлар катнашты, алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Татарстан Диния нәзарәтеннән семинарда катнашучыларны фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин сәламләде. Семинарны “Шамил” мәдрәсәсе мөдире Камил хәзрәт Вәлиуллин алып барды.

Семинар барышында үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга килгән мөгаллимнәр төрле темаларга 20 минутлык ачык дәресләр күрсәттеләр, чыгышлар ясадылар. Мисал өчен, Мамадыш районы Түбән Сөн авылы мәчете укытучысы Муллахмәтова Рәйсә «Әхлак дәресләрен укытуда уен алымнарын куллану», Балтач районы әхлак укытучыларының методик берләшмәсенең җитәкчесе Әхмәтҗәнова Разия «Әхлак дәресләрендә яңа инновацион алымнар куллану», Мамадыш шәһәре мәчете укытучысы Вәгыйзова Әлфия «Шәфкатлелек бизи кешене», Казан шәһәре «Бәхет ачкычы» иҗат студиясе «Мөселман балалар лагерьларында әхлак тәрбияләү тәҗрибәсе» темаларына докладлар сөйләде.  Семинар барышында Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Әхлак кабинеты, Ислам тарихына багышланган музей экспозициясе, мөселман киеме тегү түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең эшләре һәм каллиграфия түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең шамаилләр күргәзмәсе, «Фикһ» һәм «Ислам тарихы» кабинетлары белән танышу оештырылды.

Семинар ахырында «Шамил» мәдрәсәсе укытучылары арасында уздырылган әхлак буенча дәрес эшкәртмәләре ярышына нәтиҗәләр ясалды, фикер алышу оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы