Мөфти Татарстанда дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе турында сөйләде

28 март 2018 ел 15:18
Мөфти Татарстанда дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе турында сөйләде

Бүген Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университетында “Карашлар бердәмлеге һәм традицияләрнең күптөрлелеге нигезендә хәзерге Россиядә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр үсеше” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чара “Күптөрлелектә бердәмлек” Россиякүләм динара проекты кысаларында оештырылды. Конференция эшендә биш йөздән артык кеше – РФ Президенты Администрациясе, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет, Россия Динара Советы, дини конфессияләр һәм милли иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең Иҗтимагый палата әгъзалары катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы мөфтие, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Камил хәзрәт форумда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең антиэкстремистик эшчәнлекне һәм әлеге өлкәдә хакимият белән партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Конференциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, этник һәм дини факторлар Россиянең иҗтимагый тормышында билгеле роль уйнаган шартларда, яшәүче халык катлаулы этник һәм дини составка ия булганлыктан, дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр роле үсә бара. Шулай ук конференция кысаларында диннәр арасында иминлек һәм килешүне саклау, ныгыту буенча проект һәм программаларны тормышка ашырганы өчен Болгар ислам академиясенә рәхмәт белдерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы