Камил хәзрәт Түбән Новгородның архитектура университеты ректоры белән очрашты

28 март 2018 ел 18:50
Камил хәзрәт Түбән Новгородның архитектура университеты ректоры белән очрашты

Түбән Новгородта узган “Карашлар бердәмлеге һәм традицияләрнең күптөрлелеге нигезендә хәзерге Россиядә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр үсеше” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан мөфтие, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Андрей Лапшин белән очрашты. Әңгәмә барышында Андрей Александрович югары уку йортының регионда конфессияара мөнәсәбәтләрне яхшырту өстендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Мөфти исә аңа яшьләр арасында экстремизмга каршы алып барылган башлангычлары өчен рәхмәт белдерде һәм Нәзарәтнең, шулай ук Татарстандагы дини уку йортларының яшь буынны ватанпәрвәрлек һәм күпмилләтлелек шартларында толерантлык рухында тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы