2 апрель - Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне
30 март 2018 ел 11:48
2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды балаларның үсешендә аерымлыклар килеп туган балаларга һәм аларның әниләренә бәйрәм оештыра. 14.00 сәгатьтә “Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен танылган алып баручы Айрат Заһриевтан иҗади мастер-класслар һәм күңел ачу оештырылачак. Әлеге чара җылы дустанә мохиттә чәй эчү белән төгәлләнәчәк.
Теләктәшлек сыйфатында һавага зәңгәр шарлар очырылачак.
Соңгы яңалыклар
16 июнь 2023 ел 13:02
15 июнь 2023 ел 09:32
09 июнь 2023 ел 15:09
08 июнь 2023 ел 16:12