Татарстан мөфтие КФУда ачык лекция укыды

30 март 2018 ел 19:30
Татарстан мөфтие КФУда ачык лекция укыды

Бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм Ислам мәгарифе үсеше буенча Ресурс үзәгендә “Исламика” лекториясе кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам интеллектуаль мирасы һәм Татарстан өммәте” темасына ачык лекцияләр курсы кысаларында чираттагы лекцияне укыды һәм мөфти хәзрәт барлык теләүчеләргә Әбу Җәгъфәр әт-Тәхавиның “Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)” китабы буенча гакыйдәгә аңлатма бирүне үзләштерергә тәкъдим итте.

«(Әт-Тәхави гакыйдәсе) Акыда ат-Тахави» – сәхабәләр арасында да, тәбигыйннар арасында да, ислам дөньясының бөек галимнәре арасында да бернинди аерымлыклар булмаган кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итә. Имам әт-Тәхави санап узган принциплар бөтен һәм тулы хәлдә динебезнең беренчел чыганакларыннан – Кәламе шәрифтән һәм ышанычлы хәдисләрдән алынган. Әлеге китап – «Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)» – 1902 елда шәйх Галимҗан Баруди тарафыннан Казанда нәшер ителгән һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә уку әсбабы буларак файдаланылган.

Исегезгә төшерәбез, узган атнаны Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам интеллектуаль мирасы һәм Татарстан өммәте” темасына ачык лекцияләр курсын ачып җибәрде. Лекцияләр ел дәвамында узачак һәм өч модульдән торачак: “Язма мирас, Коръән-Кәримне өйрәнү һәм бастыру тарихы”, “Әһле сөннәт вәл-җәмәгать өйрәтмәләре”, “Хәнәфи фикъһе”. Лекторий өчен темалар билгеләгәндә татар галимнәренең ислам дине фикере үсешенә керткән өлешенә зур игътибар биреләчәк.

Әлеге ачык лекцияләр һәр җомгада 18.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 адресы буенча КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бинасында уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы