Бүген Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан кунакларын кабул итте. Алар "Коръәннең Казан басмасы: тарихи кыйммәте һәм киләчәге" дип исемләнгән халыкара ислам дини-илаһият конференциясендә катнашучылар. Фәнни җыен үз эшен 2 апрельдә башлап җибәрәчәк. Аны Коръән һәм Сөннәтне өйрәнүләр үзәге, Татарстан мөфтияте, Болгар ислам академиясе оештыра.
Мөфти дә, кунаклар да бертавыштан Коръәннең Казан басмасы – мөселманнар тарафыннан басмага әзерләнеп, мөселманнар күпләп бастырган иң беренче басма булуы белән үзенчәлекле булуын искәртте. Камил хәзрәт исә нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлегенә дә аерым тукталып сөйләде. Мисал өчен, 2016 елда нәзарәт тарафыннан бастырып чыгарылган Коръәннең яңа басмасы узган елда
Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә.
Шуның белән беррәттән Нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшен алып бара.
Республикада Коръән уку бәйгеләре дә әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Конкурс Диния Нәзарәтенә талантлы Коръән-хафизларны барларга һәм Изге Коръәнне уку традициясен үстерергә ярдәм итә.