Мөхтәсибәтләрдә мәктәп каникуллары ничек уза?

02 апрель 2018 ел 11:03
Мөхтәсибәтләрдә мәктәп каникуллары ничек уза?

Республикабыз мөхтәсибәтләрендә мәктәп каникуллары вакытында балаларның ялын оештыру белән актив шөгыльләнәләр. Мисал өчен, ял көннәрендә имам-мөхтәсибләрнең башлангычы белән балалар арасында Коръән конкурслары узды.

Кайбыч районы мөхтәсибәтендә конкурс киңәйтелгән форматта узды: аның кысаларында Кайбыч районы мәхәлләләре Коръән аятьләрен яттан белү белән генә чикләнеп калмады, ислам нигезләре буенча викторинада да катнаштылар, “Мөгаллим сәни” китабын бергәләп укыдылар. Биредә малайлар өчен азан конкурсы игълан иттеләр, ә кызлар арасында – дини шигырьләрне яттан белү конкурсы. Әлеге чара йөзгә якын кеше җыйды: балалар, мөгаллимнәр, имамнар, кунаклар.

Ә менә Аксубай районында мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар арасында Кәлам шәрифне уку буенча малайлар һәм кызлар арасында конкурс районнар арасында узды: Аксубай, Нурлат районнарыннан һәм Казан шәһәреннән балалар катнашты. Җиңүчеләр һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирделәр.

Коръән укучылар бәйгесе Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә дә балалар арасында узды. Әлеге чара традицион рәвештә Коръән укып башланды. Конкурста катнашырга Бөгелмә шәһәреннән һәм районыннан 50 бала теләк белдерде. Иң яхшы укучылар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Бөгелмә мөхтәсибәте әлеге конкурсны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Ф.К.Гусамовага рәхмәтләрен җиткерә.

Казанның “Гаилә” мәчетендә Коръән конкурсын “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип атадылар. Традициягә кергәнчә, биредә илебез төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан биш йөздән артык бала катнашты, катнашучыларның яше – 4-18 яшь. Һәр катнашучы спонсорлардан һәм оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр алды.

Моннан тыш, Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчете каршында атна дәвамында мәктәп яшендәге кызлар өчен мәдәни-сәламәтләндерү чаралары программасы тормышка ашырылды. Биредә 25 бала катнашты. Программага әхлак, иҗади дәресләр, сәламәтлекне ныгыту өчен спорт чаралары һәм ачык һавада уеннар уйнау кертелде. Бу вакыт эчендә балалар ислам дине нигезләре, татар халкы традицияләре белән таныштылар һәм яңа дуслар таптылар. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар алды.

Коръән конкурслары дәвам итә. 8 апрельдә Әлмәт мөхтәсибәте 4-16 яшьлек балаларны Коръән укучылар конкурсында катнашырга чакыра. Катнашучыларны теркәү 8.30 сәгатьтә, ә конкурс 09.00 сәгатьтә башлана. Конкурста катнашучылар үзләре белән туу турында таныклык яки паспорт алып килергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (8553) 45-71-45. Конкурс нигезләмәсе белән almat-islam.ru сайтында танышырга мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы