"Хәләл" комитеты RUSSIA Halal Expo-да мастер-класслар уздырырга остазлар чакыра

04 апрель 2018 ел 16:02
"Хәләл" комитеты RUSSIA Halal Expo-да мастер-класслар уздырырга остазлар чакыра

  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең  Хәләл стандартлары Комитеты «Россия — Ислам дөньясы: "KazanSummit 2018» X Халыкара икътисади саммиты кысаларында узачак RUSSIA Halal Expo 2018 Халыкара күргәзмәсендә мастер-класслар уздыру өчен остазлар һәм лекторлар туплауны игълан итте. Халыкара күргәзмә Казанда 2018 елның 10 - 12 май көннәрендә узачак. Искәртеп үтик, саммит Halal Life Style («Хәләл яшәү рәвеше») темасы кысаларында үтәчәк.

Оештыручылар катнашучыларга күргәзмә мәйданчыгын түләүсез куллануга тапшыра һәм күргәзмәгә килүчеләргә үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Күргәзмәнең макчатчан аудиториясе - сәламәт яшәү рәвеше алып барган мөселманнар.

Бүгенге көндә күргәзмәне оештыручылар өчен аеруча актуаль булып каллиграфия, кулинария, косметология, декоратив косметика, мөселман модасы һәм башка темаларга мастер-класслар тора. Шулай ук, психология, медицина, дөрес туклану хакында лекцияләр үткәрү һәм якынлашып килүче изге Рамазан аена рухи һәм физик әзерлек, ифтарлар оештыру буенча да треннинглар уздыру да хуплана.

Күргәзмә Казанда 2018 елның 10-11 маенда "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комлексында узачак.

RUSSIA Halal Expo 2018 күргәзмәсендә мастер-классларда остаз, лектор, тренер сыйфатында катнашырга теләүчеләр гаризаларын: +7904-768-75-84, +7950-310-11-33 телефоннары аша бирә яки электрон почтага info@halalrt.com  юллый алалар.​

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы