Диния нәзарәте тоткыннар белән эшләүне дәвам итә

04 апрель 2018 ел 17:30
Диния нәзарәте тоткыннар белән эшләүне дәвам итә

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә бүген дин әһелләре Менделеевск шәһәрендәге 10 нчы колониядәге тоткыннар белән очрашты. Әлеге чарада «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, әлеге колония белән даими элемтәдә торучы Илгизәр хәзрәт Талипов катнашты.  

Очрашу колония каршында 2007 елны ачылган “Тәүбә” мәчетендә узды, бирегә җомга намазларына иллеләп кеше йөри. Тоткыннар белән төп аралашу барышында Изге Рамазан аена әзерләнү мәсьәләләре кузгатылды. “Үткән елдагы кебек сәхәрләр, ифтарлар узсын иде”, – дип теләкләрен җиткерделәр тоткыннар һәм мәчетнең иртәдән кичкә кадәр эшләвен сорадылар. Хәзрәтләр бердәмлек, динебездәге кардәшлек, хәнәфи мәзһәбен саклауның әһәмияте турында вәгазь сөйләделәр. Очрашуда шулай ук тәфсир, хәдисләр буенча китаплар җитмәү, хәләл туклануны оештыру кебек мәсьәләләр дә күтәрелде.

Бүген шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев Казанның икенче номерлы тикшерү изоляторы тоткыннары белән әңгәмә үткәрде. Тикшерү изоляторы территориясендә урнашкан гыйбадәт бүлмәсендә үткән очрашуда “Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге” темасына лекция үтте. Әлеге чараның максаты – Аллаһы каршында җаваплылык хисе, тормышны яхшы якка үзгәртү теләген уяту.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы