Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Эфир” телеканалының “Тема” тапшыруында кунакта булды. Ул күренекле Казан алып баручысы Сергей Шерстневның сорауларына җавап бирде һәм Россия һәм мөселман җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләргә карата үзә фикерен белдерде.
Мисал өчен, хәзрәт Диния Нәзарәте Кемероводагы фаҗигадән читтә кала алмавын ассызыклады һәм мөфтият һәм аның оешмалары – "ТР Вакфы" Фонды, "Хозур" Нәшрият йорты, "ДУМ РТ Хаҗ", Хәләл стандартлары комитеты - коллективлары анда һәлак булганнарның гаиләләре һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән бер көнлек хезмәт хакын күчерүе турында сөйләде. Әнә шулай итеп, мөфтият хезмәткәрләре “Зәкят” хәйрия фонды игълан иткән махсус акциядә катнаша һәм үрнәк күрсәтеп татарстанлыларны пожар корбаннарына ярдәм итәргә чакырды. Мөфти гомумән мөфтиятнең социаль хезмәте турында тәфсилләп сөйләде. Әлеге эшчәнлек “Зәкят” Хәйрия фонды тарафыннан башкарыла һәм җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый. Иң беренче чиратта, авыру балаларга ярдәм итүне күздә тота. 2017 елда Фонд хисабына дәвалану курслары 57 балага үткәрелсә, быелгы 3 ай эчендә 12 сабыйга шундый ярдәм күрсәтелде. Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда исә элеге эшчәнлек көчәйтелә. Мисал өчен, былтыр гына меңләгән кеше, мөселман уку йортлары һәм уннарча социаль учреждениеләргә 10 000 корбан сарыклары ите таратылды, 400-н артык гаилә ашамлык пакетлары, 1300 кеше бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителде, 3000-гә якын фәкыйрь ел буе махсус Фонд оештырган Хәйрия ашларында кайнар ризык белән сыйланды. Республика күләмендә гошер сәдакаларын җыеп тарату шулай ук мохтаҗларга олы ярдәм булды. Билгеле, Нәзарәтнең иң олы социаль проекты ул да булса Республикакүләм ифтар. 2017 елда ул бишенче тапкыр Казанның теннис академиясендә үтте һәм анда 10 меңгә якын кеше катнашты.
Аерым сорау Коръәннең татар һәм рус тәфсирләрен әзерләү турында булды. Мөфти әйтүченчә, бүгенге көндә таралган тәрҗәмәләр терминология ягыннан камил түгел һәм дин әһелләре тарафыннан әзерләнмәгән. “Диния Нәзарәте исе иске татар телендә сакланган Коръән тәфсирен нигез итеп алып, аны хәзерге заман татар әдәби теленә күчерә, – дип искәртте ул. – Тәфсирне басмага салганчы, киң җәмәгатьчелек белән уртага салып киңәшләшергә дә планлаштырабыз”. Шунысы кызык, Нәзарәт тарафыннан бастырылган Коръән 2017 елда Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды.
Камил хәзрәттән шулай ук Нәзарәтнең Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә алып барылган хезмәттәшлек турында да сорадылар. Әлеге эш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатында тормышка ашырыла. Нәзарәт эшчәнлегенең бу юнәлешен алып бару өчен республикабызның төрмәләренә 11 имам беркетелгән. Хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Татарстанның җәзаларны үтәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдырылды, анда 520 тоткын намазларга йөри, Коръән укый һәм башка дини йолаларны башкара. Колонияләрдә вәгазьләр укыла, әңгәмәләр уздырыла, Коръән бәйгеләре уздырыла, китапханәләр “Хозур” нәшриятының 30 артык исемдәге китаплар белән тулыландырылды. Корбан бәйрәме уңаеннан колонияләр ит һәм ифтарлар уздыру өчен башка азык-төлек белән тәэмин ителә.
Хәзрәт Нәзарәтнең яңа проекты – “Хозур ТВ” телеканалы турында да сөйләде. “Телеэкраннардан без Ислам дини гыйлеме бирергә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштырырга, җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләргә уйлыйбыз, – дип искәртте ул. – Аерым игътибар дини секта һәм агымнарны фаш итүгә, милләтара һәм динара мәсьәләләргә, халык арасында ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләүгә биреләчәк. Телеканалның контентын камилләштерү өстендә бергәләп эшләргә чакырам һәм барлык тәкъдимнәрне дә шатланып кабул итәчәкбез”.
Тагын бер тема булып Россиядә хәләл сәнәгате үсеше булды. 2017 тарихка хәләл сәнәгатендәге олы вакыйга белән дә кереп кереп калачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Россиядә хәләл продукцияне җитештерү өлкәсендә 704 номерлы техник комитет оеша. Комитетның төп максаты булып продукцияне җитештерүдә һәм “Хәләл” хезмәтләр күрсәтүдә гомумфедераль стандартлаштырылган методларны эшләү һәм гамәлгә кертү тора. Нәзарәтнең Хәләл стандартлары Комитеты тарафыннан 200-дән артык предприятиедә сертификация үткәрелде. Бүгенге көндә аның реестрында 118 оешма бар, шуларның 61 – Татарстаннан, 47 – Россия төбәкләреннән. Гомумән, Россиядә бүген 500дән артык сертифкация үткән предприятие бар.
Интервью Болгар ислам академиясе турында сөйләшү белән төгәлләнде. «Болгар ислам академиясе “эксклюзив”, бик сирәк очрый торган кадрлар әзерләргә тиеш. Анда укып чыккан имамнар халыкара дәрәҗәдәге галимнәр булырга тиеш. Теләгән һәркем Шәригать фәннәре докторы була алмый!», – дип ассызыклады Камил хәзрәт.