Нияз хәзрәт Сабиров гаилә йолаларын саклау турында сөйләде

05 апрель 2018 ел 15:28
Нияз хәзрәт Сабиров гаилә йолаларын саклау турында сөйләде

Бүген КФУның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә гаилә йолаларын өйрәнделәр.

Әлеге чара барышында филология фәннәре кандидаты Луиза Җамалиева “Татар халкының гаилә йолалары: элек һәм хәзер” темасына ачык дәрес уздырды. Анда студентлар белән беррәттән, әдәбият һәм фольклор галиме, ярты гомерен Казан дәүләт университетына багышлаган галим Марсель Бакиров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге башлыгы Нияз хәзрәт Сабиров, “Ак калфак” Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлары рәисе Кадрия Идрисова, “Иман нуры” мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе Регина Иванова һәм “Казан сөлгесе” брендын булдырып, татар милли бизәкләрен машина белән чигүче Гөлнара Нурмөхәммәтова катнашты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге башлыгы Нияз хәзрәт Сабиров никахтан башка гаилә булмый дигән фикерне белдерде.

“Глобальләшү процесслары барганда да, безгә үз гадәтләребезне саклап калу мөһим. Ә үз гадәтләребезне оныту безне түбән дәрәҗәгә төшерә. Татар халкы мең елдан артык ислам дине тоткан. Динне саклаучы өч кыйммәт бар. Болар – милли тел, милли кием һәм гореф-гадәт. Никах укыту – борынгыдан килгән гадәт. Безгә бу хакта онытырга ярамый”, – диде.

Нияз хәзрәт шулай ук никахсыз торуны хайваннар тормышы белән чагыштырды.

“Хайваннарда никах дигән төшенчә юк. Никах укытмаган кеше хайванга тиң. Хайваннар әти-әниләрен белми, никахсыз бергә яшәү дә – әти-әни йөзенә төкерү килеп чыга”, – диде ул.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы