"Савап бүләк алуда түгел, савап - катнашуда"

07 апрель 2018 ел 13:26
"Савап бүләк алуда түгел, савап - катнашуда"

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Х мөселман яшьләренең берләшкән турниры уза. Ярышларда республиканың 19 районыннан һәм Башкортостан Республикасыннан 100 дән артык спортчы катнаша. 

Аларны сәламләп, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин мөселманнар өчен көрәш ят күренеш түгеллеген искәртте, үрнәк итеп бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең көрәш белән мавыгуын әйтте һәм пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Рукана белән көрәшүе һәм аны җиңүе, берничә сарык отуы хакындагы хәдисне дә искә төшерде. Шулай ук "Бездән тырышлык, тәүфыйк - Аллаһы Тәгаләдән", дип барлык спортчыларга уңышлар теләде. 

Ярышларны ачу тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. "Җиңүчене билгеләүдән бигрәк бу ярышларда аралашу мөһим, - дип сүз башлады ул. - Пәйгамбәребез (сгв) безнең дин кардәшләребезгә аралашып яшәргә кушкан. Шуңа күрә савап бүләк алуда түгел, савап - катнашуда."

Бүләк алуга игътибар күп булуы тикмәгә генә түгел: турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Шушы призга өметләнеп ярышларның иң өлкән катнашучысы 66 яшьлек дөнья чемпионы Фәнис абый Нуретдинов та килде. Ул бу ярышларда 4 ел рәттән катнаша. Ярышларда катнашу һәм Хаҗга юлламаны алу теләге аны намаз уку тәртипләрен өйрәнергә этәрә. Ә Әлмәттән килгән 38 яшьлек Фәнил Мингазов 2010 елда Хаҗга бару бәхетенә ирешсә дә, Нәзарәтнең бу ярышларын барыбер калдырмый.

Бүгенге ярышларда катнашучылар арасында 3 дөнья чемпионы, 9 спорт мастеры һәм 17 спорт мастерына кандидат бар. Уеннарга көрәш буенча - 63, кул көрәше буенча 42 спортчы килгән. Алар барысы да алдан намаз уку тәртибен белү буенча тест узды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы