Чаллыдагы ярышларда җинүчеләрне бүләкләделәр

07 апрель 2018 ел 17:06
Чаллыдагы ярышларда җинүчеләрне бүләкләделәр

Яр Чаллыда уза торган Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Х мөселман яшьләренең берләшкән турниры тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Абсолют батыр исемен Әлмәттән Фәнил Мингазов яулады, аңа мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков алып килгән тәкә бүләк ителде.

Һәм менә турнирның иң истәлекле моменты: үз үлчәү авырлыгында батыр калучылар арасында хаҗга Юлламаны оту өчен җирәбәдә катнашу. Быел мондый бәхет Әлмәт командасы әгъзасы Айрат Сәмигуллинга елмайды.

Командалар арасында җиңүче итеп әлмәтлеләр танылды. Диния нәзарәте кубогы аларга лаек булды. Икенче урында Чаллы, өченчедә Саба һәм Балтач районнары спортчылары.

Бүгенге ярышларда катнашучылар арасында 3 дөнья чемпионы, 9 спорт мастеры һәм 17 спорт мастерына кандидат бар. Уеннарга көрәш буенча - 63, кул көрәше буенча 42 спортчы килгән. Алар барысы да алдан намаз уку тәртибен белү буенча тест узды.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы