Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килеп җитте. Дубайда VIII Еллык инвестицион форум уза. Биредә Камил хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәгереспубликабызның рәсми делегациясе составында форумда катнаша. Эш сәфәре кысаларында хәзрәт форумның рәсми ачылышында һәм түбәндәге темаларга узачак пленар сессияләрдә булачак: “Глобаль лидерларның дебатлары. Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең тотрыклы үсешен алып бару”, “Икътисади мөмкинлекләр һәм цифрлы инновациянең яңа дулкыны: Блокчейн”, “Технологияләр һәм турыдан-туры чит ил инвестицияләре ярдәмендә кыйммәткә ия әйберләр булдыру”. Моннан тыш, Дубайда булган чакта Татарстан мөфтиенең Форумда катнашучылар белән берничә эшлекле очрашулары планлаштырылган.
Делегатлар арасында Форумда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән “Хәләл” стандартлары буенча Комитет һәм “ТР Вакыфы” Фонды вәкилләре катнаша.