ТР Мөфтие Дубайда VIII Инвестицион форумда катнаша

09 апрель 2018 ел 10:27
ТР Мөфтие Дубайда VIII Инвестицион форумда катнаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килеп җитте. Дубайда VIII Еллык инвестицион форум уза. Биредә Камил хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәгереспубликабызның рәсми делегациясе составында форумда катнаша. Эш сәфәре кысаларында хәзрәт форумның рәсми ачылышында һәм түбәндәге темаларга узачак пленар сессияләрдә булачак: “Глобаль лидерларның дебатлары. Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең тотрыклы үсешен алып бару”, “Икътисади мөмкинлекләр һәм цифрлы инновациянең яңа дулкыны: Блокчейн”, “Технологияләр һәм турыдан-туры чит ил инвестицияләре ярдәмендә кыйммәткә ия әйберләр булдыру”. Моннан тыш, Дубайда булган чакта Татарстан мөфтиенең Форумда катнашучылар белән берничә эшлекле очрашулары планлаштырылган.

Делегатлар арасында Форумда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән “Хәләл” стандартлары буенча Комитет һәм “ТР Вакыфы” Фонды вәкилләре катнаша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы