Камил хәзрәтнең Коръән кыйссалары турында чираттагы мәкаләсе дөнья күрде

09 апрель 2018 ел 11:06
Камил хәзрәтнең Коръән кыйссалары турында чираттагы мәкаләсе дөнья күрде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Интертат.ру” электрон газетасында чираттагы мәкаләсен укучыларга тәкъдим итте. Ул "Коръән кыйссалары: «Сөеклеләр һәм көнчеләр турында» мәкаләләр җыелмасының дәвамы булып тора. Соңгы язмада мөфти хәзрәт “Коръәндәге кыйссалар” циклыннан пәйгамбәрләребез тормышы турында сайланма сюжетларга берничә мәкалә багышларга теләве турында җиткергән иде. “Бу язмада мин иң маҗаралы һәм мавыктыргыч Коръән кыйссаларының берсе турында – Йосыф галәйһиссәлам турында бәян итәм. Аны үзенең бертуган көнче абыйлары коега ташлый. Аннары вакыйгалар ничек дәвам итә соң?”, – дип сорау куя автор һәм вакыйгаларны тасвирлауга күчә. Тулырак биредән укырга мөмкин.

Язма бик бай эчтәлекле, мавыктыргыч булуы белән аерылып тора, анда Коръәннән бик күп аятьләр китерелеп, аңлатмалар бирелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы