ТР мөфтие Дубайда танылган мөселман галимнәре белән очрашты

10 апрель 2018 ел 10:50
ТР мөфтие Дубайда танылган мөселман галимнәре белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре дәвам итә. Билгеле булганча, Дубайда VIII Еллык инвестицион форум уза. Биредә Камил хәзрәт Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге республикабызның рәсми делегациясе составында форумда катнаша.

Мөфти үзенең эшлекле сәфәре барышында Шәех Мәэмүн әр-Рави белән күреште. Галим мөфтинең Дубайга килүе хөрмәтенә аны кичке ашка чакырды һәм танылган мөселман галимнәре катнашында махсус мәҗлес уздырды. 

Шәех Мәэмүн әр-Рави – Гыйрак дин галиме, аның нәселе турыдан-туры Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тоташа. Шәйх Дубайда яши, ул Коръәнне яттан белү буенча иң югары дәрәҗәгә ирешкән. Шәех Мәэмүн әр-Рави Фарсы култыгы илләрендә Коръән конкурсларында баш хөкемдар һәм жюри рәисе булып тора, Әмирлек хакименең Коръән буенча Комитетында рәислек итә.

Камил хәзрәт шәйхны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән хафизлар мәктәбен торгызу юнәлешендәге эшчәнлеге һәм чаралары белән таныштырды: Коръән укучылар конкурслары, татар һәм рус телләренә тәфсирләр әзерләү, Коръәннәр бастыру һәм башкалар. Шәйх үз чиратында Дубайда әлеге юнәлештә эшләрне оештыру буенча шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы