Буа мөхтәсибәте Коръән хәтем кылды

10 апрель 2018 ел 13:41
Буа мөхтәсибәте Коръән хәтем кылды

10 апрель көнне Буа шәһәре «Госман» мәчетендә гыйнвар аеннан алып укыган Коръән хәтеме багышлау мәҗлесе булып үтте. Мәҗлестә шәһәр һәм авыл абыстайлары, мөслимәләр катнашты. Ике ай буе Коръән хәтемне “Госман” мәчетенең икенче имамы Ринат хәзрәт Ибраһимов алып барды.

Җыелган халыкка Ринат хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләде, вакыт табып, күңел салып йөргән һәрбер кешегә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Укылган хәтемне багышлап, илебезгә, җирлегебезгә иминлек, татулык сорап, мәхәлләләргә хәерле дәвамлыклар насыйп булсын диеп догалар кылынды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы