Камил хәзрәт эшлекле сәфәрен Иорданиядә дәвам итә

11 апрель 2018 ел 09:49
Камил хәзрәт эшлекле сәфәрен Иорданиядә дәвам итә

Татарстан мөфтие – Иорданиянең башкаласы булган Амман шәһәренә килде. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган галим, күп китаплар авторы, остаз Сәет Абдуллатыйф әл-Фуд белән күреште. "Хадаик әл-Хөсәен" мәчетендә узган очрашу барышында мөфти шәехне Диния Нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, проектлары турында сөйләде, кайбер юнәлешләрдә консультатив ярдәм сорады. Галимнең Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге белән кызыксынуын истә тотып, Камил хәзрәт аңа олуг татар галименең тууына 200 ел тулуга багышлап Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган фәнни хезмәтләр җыентыгын бүләк итте.

Бүген Иорданиядә Камил хәзрәт шулай Болгария мөфтие Мостафа Хаҗи белән дә очрашты. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы