Татарстан мөфтие – Иорданиянең башкаласы булган Амман шәһәренә килде. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган галим, күп китаплар авторы, остаз Сәет Абдуллатыйф әл-Фуд белән күреште. "Хадаик әл-Хөсәен" мәчетендә узган очрашу барышында мөфти шәехне Диния Нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, проектлары турында сөйләде, кайбер юнәлешләрдә консультатив ярдәм сорады. Галимнең Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге белән кызыксынуын истә тотып, Камил хәзрәт аңа олуг татар галименең тууына 200 ел тулуга багышлап Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган фәнни хезмәтләр җыентыгын бүләк итте.
Бүген Иорданиядә Камил хәзрәт шулай Болгария мөфтие Мостафа Хаҗи белән дә очрашты.