Казан шәһәре мөхтәсибәтләрендә имамнар җыелышы уза

11 апрель 2018 ел 13:08
Казан шәһәре мөхтәсибәтләрендә имамнар җыелышы уза

Җыелышларда имамнар Рамазан-шәриф аена әзерләнү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, шәһәркүләм язгы җыештыру өмәсендә актив катнашуны оештыру мәсьәләләрен карыйлар.

Шулай итеп, кичә Мәскәү һәм Киров районнары, бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы имамнарының мөхтәсибәт җыелышлары узды. Бишбалта һәм Нурислам мәчетләрендә узган чарада әлеге районнарның барлык имамнары, ТР Президенты аппараты, шәһәр мэриясе вәкилләре катнашты. Мәскәү һәм Киров районнарында озак еллар имамлык хезмәтен алып барган мөхтәрәм, аксакал шәхесләргә мөхтәсибәт медальләре тапшырылды.

Җыелыш нәтиҗәләре буенча, Рамазан аена әзерлек барышында беренче чиратта һәр мәчеттә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен даими күзәтү, көнкүреш техникалар, электрүткәргечләрнең төзеклеген тәэмин итү, янгын сүндергечләрне тикшертү йөкләтелде. Изге айга әзерлек булып шулай ук әйләнә-тирәне тәртипкә китерү, чистарту, җыештыру тора. Имамнар тарафыннан 28 нче апрельдә Казанда узачак гомумшәһәр өмәсендә актив катнашуны оештыру кирәклеге әйтелде.    

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы