Мөфти урынбасарлары ваһһабчылыкның үзенчәлекләре турында сөйләде

11 апрель 2018 ел 13:13
Мөфти урынбасарлары ваһһабчылыкның үзенчәлекләре турында сөйләде

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Таяну ноктасы” тапшыруында катнаштылар. Әлеге чыгарылыш ваһһабчылык мәсьәләләренә багышланды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте экспертлары телевизор караучыларга ваһһабчылык идеологиясенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

– Ваһһабчылык – ислам динендәге агымнарның берсе, аңа XVIII гасырда яшәгән Мөхәммәд ибн Габделваһһаб нигез салган, – диде Рәфикъ хәзрәт. – Әлеге идеология вәкилләре чын ислам бары Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең беренче өч буыны тарафыннан гына алып барылган дип саныйлар һәм тулысынча барлык мәзһәбләрне, гасырлар дәвамында формалашкан милли традицияләрне, мөселманнарның тарихын һәм мәдәниятен кире кагалар, аларны дингә кертелгән яңалык дип атыйлар. Гыйбадәтләрне үтәүдә үзенең гадилеге белән аерылып торган агым бигрәк тә яшьләрне үзенә җәлеп итә. Моннан тыш, ваһһабчылык яшьлек максимализмы рухына туры килә.

Шулай ук хәзрәт ассызыклаганча, әлеге идеологияне тыю мөселманнарны карашлары һәм “тышкы кыяфәтләре” буенча эзәрлекләүне күздә тотарга тиеш түгел. Әмма ваһһабчылыкның таралуы, аның фикеренчә, татарның милли кодын һәм ислам дине кабул ителгәннән соң аның кыйммәтләре белән аерылгысыз рәвештә үсеп килгән халкыбызның бай рухи мирасын юкка чыгарырга мөмкин.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үз чиратында тапшыруда катнашучыларның һәм телевизор караучыларның игътибарын әлеге идеологиянең радикаль һәм деструктив характерда булуына игътибар юнәлтте: “Ваһһабчылык шуның белән куркыныч ки, аның тарафдарлары мөселман булмаганнарга карата ачыктан-ачык тискәре карашта торалар һәм гыйбадәтләрне үтәмәүче мөселманнарны кяферләр, ягъни динсезләр дип атыйлар. Ваһһабчылыкка иярүчеләр туганлык җепләрен сакламыйлар һәм хакимиятнең теләсә-кайсы формасына тискәре мөнәсәбәттә торулары белән аерылып торалар". Хәзрәт ассызыклаганча, Россия Динара советының дәүләт органнарына ваһһабчылык идеологиясен тыю һәм аны экстремистик буларак карау тәкъдиме белән дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү карарын илебезнең күп кенә мөфтиләре һәм Татарстан Республикасы мөхтәсибләре хуплап чыктылар. Моннан тыш, аның сүзләренчә, әлеге идеологиягә карата Татарстанда яшәүче татарларның күпчелеге тарафыннан бердәм тискәре караш күзәтелә. “Республикабыз имамнары үзләренең төп бурычлары буларак хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсенә нигезләнгән ислам дине таратуны күрәләр”, – дип әйтте Рөстәм хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы