Бүген Арчада мөгаллимнәр бәйгесе уза

12 апрель 2018 ел 13:51
Бүген Арчада мөгаллимнәр бәйгесе уза

Бүген Арчаның Үзәк мәчетендә көн дәвамында мөгаллимнәр көч сынаша, осталыкларын күрсәтә. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче остазларның бәйгесе берничә турда үтә: “Йосыф” сүрәсе буенча әдәп-әхлак турында реферат язып, шуны яклау; тәҗвид хөкемнәре буенча Коръән уку; гарәпчәдән татарчага һәм татарчадан гарәпчәгә зикерләрне тәрҗемә итү; “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча билет сорауларына җавап бирү. Әлеге чара барышында юбилярлар һәм хезмәт алдынгылары бүләкләнәчәк.

29 апрель көнне исә ел дәвамында мәчеткә йөргән балалар арасында бәйге үткәреләчәк. Биредә җитмешкә якын бала катнашыр дип көтелә. Бәйгедә көч сынашучылар үз-үзеңне тәрбияләү турында инша язарга, Коръән укырга, белем турында мәкальләрне әйтеп бирергә тиеш булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы