Бүген Арчаның Үзәк мәчетендә көн дәвамында мөгаллимнәр көч сынаша, осталыкларын күрсәтә. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче остазларның бәйгесе берничә турда үтә: “Йосыф” сүрәсе буенча әдәп-әхлак турында реферат язып, шуны яклау; тәҗвид хөкемнәре буенча Коръән уку; гарәпчәдән татарчага һәм татарчадан гарәпчәгә зикерләрне тәрҗемә итү; “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча билет сорауларына җавап бирү. Әлеге чара барышында юбилярлар һәм хезмәт алдынгылары бүләкләнәчәк.
29 апрель көнне исә ел дәвамында мәчеткә йөргән балалар арасында бәйге үткәреләчәк. Биредә җитмешкә якын бала катнашыр дип көтелә. Бәйгедә көч сынашучылар үз-үзеңне тәрбияләү турында инша язарга, Коръән укырга, белем турында мәкальләрне әйтеп бирергә тиеш булачак.