Нәзарәт вәкилләре авыруларга ярдәм кулы суза

12 апрель 2018 ел 14:59
Нәзарәт вәкилләре авыруларга ярдәм кулы суза

Хәзерге вакытта һиҗри ел исәбе буенча Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе – Рәҗәб ае ахырына якынлашып бара. Билгеле булганча, мөбарәк Рәҗәб ае мөселманнар өчен бик кадерле: изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылуның саваплары шушы фазыйләтле вакытта арттырып языла. Иртәгә кояш баю белән Мигъраҗ кичәсе керәчәк.

Әлеге изге айда күп итеп әҗер-савап эшләү ниятеннән, ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды һәм дәгъват бүлеге вәкилләре авыруларның, мохтаҗларның, авыр хәлгә төшүчеләрнең хәлләрен белә, ярдәм кулы сузарга ашыга.

Мисал өчен, бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсендә һәм Анжела Вавилова исемендәге хосписта булып, сабыйларның хәлен белде. Әлеге чара барышында балалар хастаханәсенә 1680 данә памперс тапшырылды. Шул ук күләмдә памперслар кичә Республика Балалар клиник хастаханәсендә авырып ятучы балаларга да илтеп бирелде. Больница җитәкчелеге “Зәкят” фонды хезмәткәрләренә һәм иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Әйтергә кирәк, хоспис һәм балалар хастаханәсе авырулары белән хәйрия эшчәнлеге һәрдаим алып барыла: атнага бер тапкыр биредә балалар һәм аларның әти-әниләре белән рухи әңгәмәләр оештырыла.

Моннан тыш, бүген дәгъват бүлеге вәкиле Илназ хәзрәт Гасыймов Республика клиник хастаханәсендә дәваланучылар белән дә очрашу уздырды, төрле авырулардан шифа табу өчен догалар кылды, Аллаһының рәхмәтенә ирешү юлларын өйрәтте.

Шулай ук кичә Совет районы мөхтәсибәте, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете хезмәткәрләре “Сабыйга” акциясе дәвамында җыелган гигиена кирәк-яракларын Казан хосписына илтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы