Бүген Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов районның наркоманиягә көрәш комиссиясе утырышында катнашты. Үз чыгышында Фәһим хәзрәт Әлмәт мөхтәсибәтенең “Аноним наркоманнар” берләшмәсе белән хезмәттәшлек алып баруы турында сөйләде. “Наркотикларга бәйлелектән интегүчеләрнең “Аноним наркоманнар” берләшмәсе төркемнәре үз нәтиҗәлелеген раслады, соңгы елларда әлеге төркемгә керүчеләрнең, димәк дөрес юлны сайлаучыларның саны 4-5 тапкыр артты”, – дип билгеләп узды мөхтәсиб.
Фәһим хәзрәт шулай ук Әлмәт мөхтәсибәтенең “Аноним наркоманнар” берләшмәсе белән инде берничә ел дәвамында тыгыз хезмәттәшлек алып баруы турында искәртте. Берләшмә әгъзаларының очрашулары һәм семинарлары Әлмәт мөхтәсибәтенә түләүсез бирелгән бинада үткәрелә. Берләшмә әгъзалары чакыруы буенча имамнар сәламәт яшәү рәвеше, рухи халәт һәм төрле бәйлелекләрнең төрләре турында лекция укыйлар.