Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган III Укулар дин әһеленең туган ягында узачак

13 апрель 2018 ел 10:27
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган III Укулар дин әһеленең туган ягында узачак

3 майда Нурлат районының Кизләү авылында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. «Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы» темасы астындагы III Укулар бөек татар мәгърифәтчесенең ватанында үтәчәк.

Өченче ел рәттән узачак әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли Советы рәисе Васыйл Шәйхразиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе – Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты Казан шәһәр оешмасы җитәкчесе, Нурлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрид Мифтахов, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Ханты Манси Автономияле Округы – Югра мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов һәм Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы – Марат Сафиуллин катнаша.      

Быелгы укуларда катнашучы дин әһелләре мәгърифәтченең туган төбәгендә җыелачак. Шунысы игътибарга лаек, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районы Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды. 

Әлеге конференциянең максаты булып – XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы