Бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм Ислам мәгарифе үсеше буенча Ресурс үзәгендә “Исламика” лекториясе кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам интеллектуаль мирасы һәм Татарстан өммәте” темасына ачык лекцияләр курсы кысаларында чираттагы дәресен бирде. Лекциясен ул Әбу Җәгъфәр әт-Тәхавиның “Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)” китабы буенча гакыйдәгә багышлап, иман нигезләре белән таныштырынуы дәвам итте, Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам интеллектуаль мирасы һәм Татарстан өммәте” темасына ачык лекцияләр курсы ел дәвамында уза һәм өч модульдән тора: “Язма мирас, Коръән-Кәримне өйрәнү һәм бастыру тарихы”, “Әһле сөннәт вәл-җәмәгать өйрәтмәләре”, “Хәнәфи фикъһе”. Лекторий өчен темалар билгеләгәндә татар галимнәренең ислам дине фикере үсешенә керткән өлешенә зур игътибар биреләчәк.
Лекцияләр һәр җомгада 18.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 адресы буенча КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бинасында уза.