Татарстан мөхтәсибәтләре язгы җыештыру өмәләренә әзерләнә

16 апрель 2018 ел 11:15
Татарстан мөхтәсибәтләре язгы җыештыру өмәләренә әзерләнә

1 апрельдән республикабызда язгы санитар чистарту икеайлыгы башланып китте.

Әлеге айлык барышында ишегаллары, парклар, урамнар янындагы яшел зоналар тәртипкә китереләчәк, светофорлар, юл билгеләре, бина фасадлары һәм балалар мәйданчыклары чистартылачак.

Җыештыру-чистарту эшләре Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә башланып китте. Үткән ял көннәрендә Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр мәчет әйләнәсендәге карны таратырга чыкты. Әлеге эштә төрле яшьтәге алтмышка якын кеше катнашты.

Кар эреп беткәч, мөселман кардәшләребез зиратларда кипкән агачларны, чүпләрне җыю эшенә тотыначак.

Кайбыч мөхтәсибәтендә узган имамнар җыелышында зиратларны җыештыру көнен билгеләделәр. Барлык авылларда зират өмәләре 6 нчы майда 8.00 сәгатьтә узачак. Һәрбер кешенең эш кораллары – балта-пычкы белән килүен сорыйлар.

Шулай ук Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары җыелышында, Рамазан аена әзерлек барышы буларак, әйләнә-тирәне тәртипкә китерү, чистарту, җыештыру башланачагы әйтелде. Имамнар тарафыннан 28 нче апрельдә Казанда узачак гомумшәһәр өмәсендә актив катнашуны оештыру кирәклегенә басым ясалды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы