Нәзарәттә "Хатын-кызлар мәктәбе" утырышы узды

17 апрель 2018 ел 20:13
Нәзарәттә "Хатын-кызлар мәктәбе" утырышы узды

  “Хатын-кызлар мәктәбе” проекты кысаларында һәр атнаның сишәмбе көннәрендә Диния нәзарәте мөслимәләр өчен мастер-класслар оештыруны дәвам итә. Бүген  чираттагы очрашуда хатын-кызлар өчен дәүләт тарафыннан матди ярдәм алу мөмкинлекләре турында сүз барды. Түләнгән салымнан ничек акчаны тотып калырга? Бәби туу уңаеннан әни кешегә нинди түләүләр тиешле? Шәхси эшмәкәрләр нинди дәүләт субсидияләренә ия була ала? Шушы һәм башка мәсьәләләрне мөслимәләргә тәфсилләп Казандагы консалтинг компаниясе җитәкчесе Роза Ямилева ачыклап бирде.

“Хатын-кызлар мәктәбе” проекты 2016 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Ул мөселман хатын-кызларының финанс һәм медицина өлкәләрендә белемен арттыруга һәм психологик  ярдәм күрсәтүгә юнәтелгән. Проект кысаларында гаилә, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре вә башка темаларга белгечләр чыгыш ясый. ​

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы