Казанда ММЧ-да ислам динен яктырту проблемаларына багышланган конференция узачак

18 апрель 2018 ел 17:17
Казанда ММЧ-да ислам динен яктырту проблемаларына багышланган конференция узачак

2018 елның 10 маенда Казанда “Эфирда дин: хәзерге медиакиңлекнең бер өлеше буларак конфессиональ массакүләм мәгълүмат чаралары ” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узачак. Әлеге чара 2018 елның 10-12 маенда үткәрелә торган “Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit 2018” Х Халыкара икътисади саммит кысаларында оештырыла. Конференция иң массакүләм һәм җәмәгатьчелеккә иң көчле йогынты ясый алырдай массакүләм мәгълүмат чараларында: телевизион эфирда һәм интернет челтәрендә динне яктырту мәсьәләләре турында ачыктан-ачык фикер алышу өчен алтмышка якын спикерны, билгеле экспертларны һәм журналистларны үзенә туплаячак. Дөньякүләм танылган галимнәр, Россия мөселман руханиларының җитәкчеләре, сәясәт эшлеклеләре, федераль һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җәмгыятьтә дин турында ялгыш күзаллаулар тудыручы радикаль мәгълүмат ташкыны проблемасын караячак.

Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы, “Хозур” нәшрият йорты. 

Каләм ияләре арасында “СМИ Онлайн” буларак билгеле булган әлеге конференция Диния Нәзарәтенең экстремизмга каршы көрәш эшчәнлеге кысаларында ел саен оештырыла һәм шушы проблеманы чишүдә массакүләм мәгълүмат чараларының хәлиткеч роль уйнавын истә тотып уздырыла. Конференция һәрвакыт журналистларны уйламыйча төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне бозудан сак торырга чакыра. 

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен телефон: 89172939706, Резеда Закирова (Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы