“Үзенчәлекле” балаларга – иҗади дәрес, әниләренә – ял

18 апрель 2018 ел 14:58
“Үзенчәлекле” балаларга – иҗади дәрес, әниләренә – ял

  ТР Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды “Авыру балалар, яшь инвалидлар һәм аларның ата-аналары Үзәге” проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проект кысаларында атанасына өч тапкыр Казанның «Яшьлек» яшүсмерләр клубында балалар һәм әти-әниләр өчен махсус дәресләр бирелә.

 Мисал өчен, бүген физик яктан үзенчәлекләре булган балалар өчен язгы тематикага багышланган  иҗади мастер-класс узды. Балалар төрле ярдәмче материаллардан кул эшләре әзерләделәр. Әлеге бердәм иҗади процесс нәниләрнең кәефен күтәрде, аралашырга һәм үз хезмәтләренә сокланырга мөмкинлек бирде. Мастер-класс тәмамлану белән сабыйларга музыкатерапия тәкъдим ителде. Балалар иҗади эш белән мәшгуль арада аларның әниләренә дә ял чарасы оештырылды. Психолог белән әңгәмәдән соң аларга фитнес белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирелде. Чарада волонтерлар да катнашты. Алар яшьләр белән аралашу өчен чакырылды, уртак темаларга яшь студентлар файдалы әңгәмә кордылар. 

 Татарстан Диния нәзарәтенең “Закәт” хәйрия фонды тарафынан башлап җибәрелгән әлеге проект инвалид-баладар һәм аларның ата-аналары өчен оештырыла. Проект Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыяте үсешенә каралган грант чараларын кулланып гамәлгә ашырыла.

 Авиатөзелеш районының «Яшьлек» яшүсмерләр клубында иҗади дәресләр түләүсез атнага 3 тапкыр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 14.00-17.00 сәгатькә, җомга көннәрендә 14.00-16.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Мастер-класслар Годовикова урамының 16нчы йортында урнашкан Үзәктә уза. Алдан язылу мәҗбүри. Барлык мәсьәләләр буенча түбәндәге телефон аша проектның координаторы Гюзелия Вәлиулловадан мәгълүмат алырга мөмкин: +79274730729.​

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы