Казыйлар Рамазан аена кагылышлы мәсьәләләрне карады

19 апрель 2018 ел 15:17
Казыйлар Рамазан аена кагылышлы мәсьәләләрне карады

Бүген Балтач районы Бөрбаш авылы мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Диния нәзарәте Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үтте. Әлеге чарада республикабызның барлык төбәк казыйлары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә Рамазан ае һәм әлеге айда башкарыла торган гыйбадәтләр буенча карарлар чыгарды. Шул исәптән, ураза башлануның көне, республика мәчетләрендә беренче тәравих намазын уку тәртибе билгеләнде. Шулай ук фитыр сәдакасының, фидия сәдакасының минималь күләмнәре ачыкланды. Моннан тыш, Рамазан аенда зәкят чыгару саваплы гамәлләрдән саналганны исәпкә алып, казыйлар зәкятнең нисабы турында да килештеләр.

Төгәл намаз вакытлары, даталар һәм сәдакалар күләме ТР мөселманнарының Пленум утырышында расланачак һәм халыкка өстәмә хәбәр ителәчәк. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы