Бүген Балтач районы Бөрбаш авылы мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Диния нәзарәте Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үтте. Әлеге чарада республикабызның барлык төбәк казыйлары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә Рамазан ае һәм әлеге айда башкарыла торган гыйбадәтләр буенча карарлар чыгарды. Шул исәптән, ураза башлануның көне, республика мәчетләрендә беренче тәравих намазын уку тәртибе билгеләнде. Шулай ук фитыр сәдакасының, фидия сәдакасының минималь күләмнәре ачыкланды. Моннан тыш, Рамазан аенда зәкят чыгару саваплы гамәлләрдән саналганны исәпкә алып, казыйлар зәкятнең нисабы турында да килештеләр.
Төгәл намаз вакытлары, даталар һәм сәдакалар күләме ТР мөселманнарының Пленум утырышында расланачак һәм халыкка өстәмә хәбәр ителәчәк.