Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Иһаб Әхмәд Таллат Наср җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Галиев мәчетендә узган очрашуда кунаклар татарларда ислам дине тарихы, Татарстанда мөселманнарның яшәеше турында бай мәгълүматлар алдылар. Татарстан мөфтие Идел буенда яшәүче халыкларның мөселман динен үз ирекләре белән кабул итүләре, беренче басма Коръәннең (Казан басмасы) Татарстан башкаласында басылуы турында сөйләде һәм кунакларга Диния нәзарәте бастырган Кәлам шәриф китабы бүләк итте. Камил хәзрәт, Татарстан дини уку йортларының эшчәнлеге белән дә таныштырды. Бергәләшеп җомга намазын укыгач, очрашу “Хузур-ТВ” каналы буенча фикер алышу буенча дәвам итте. Мисырның Россиядәге илчесе аны эчтәлек ягыннан баету турында үзенең тәкъдимнәрен һәм ярдәмен тәкъдим итте. Шулай ук илчелек аша Казанга танылган мөселман галимнәре белән очрашулар уздыру һәм Мисыр университетлары белән хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре дә каралды.
Татарстан мөфтие Россиядәге Мисыр илчесе белән очрашты
20 апрель 2018 ел 14:35
Соңгы яңалыклар
Нәзарәттә Кукмара районының XVIII гасыр тарихи мәчетен төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
28 февраль 2022 ел 14:04
Мөфти Татарстан колонияләрендә мөселман тоткыннарына кысыр ризык ашау мөмкинлеген булдыруны хәл итү юлларын ачыкларга кушты
28 февраль 2022 ел 13:50
Гарәп Әмирлекләренең “Кызыл ярымай” хәйрия фонды “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен карап китте
28 февраль 2022 ел 12:08
Татарстан мөфтие «Ярдам-Помощь» фондының күп функцияле спорт комплексын барып карады
28 февраль 2022 ел 10:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы