Татарстан мөфтие Иранның “Астан Кудс Резави” фонды рәисе белән очрашты

23 апрель 2018 ел 14:21
Татарстан мөфтие Иранның “Астан Кудс Резави” фонды рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Колшәриф” мәчетендә “Астан Кудс Резави” фонды рәисе Сәид Ибраһим Рәиси, “Астан Кудс Резави” фондының Халыкара элемтәләр буенча үзәк директоры Мөхәммәдәли Мөвахеди, “Астан Кудс Резави” фондының Мәдәни оешмасы җитәкчесе Хоҗат Гонабадинәҗад, Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге Баш Илчелеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эгбали Зарч Алибеман, Иран Ислам Республикасының Казандагы Баш Илчелеге консулы һәм икътисади мәсьәләләр буенча эксперт Малекоддин Шәфәгать һәм башкалар катнашындагы делегацияне кабул итте.

Очрашу вакытында Татарстан мөфтие республикабызда ислам дине үсеше турында сөйләде һәм тулы рәвештә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды. Нигездә, мөфти Камил хәзрәт иранлы кунакларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен торгызу, фән өлкәсендәге уңышлар, мөселман дини мәгарифе һәм җәмгыятькә социаль яктан хезмәт итүгә юнәлдерелгән проектлар буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иран делегациясендә аеруча Болгар ислам академиясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәхси “Хозур-ТВ” мөселман телеканалы проектлары зур кызыксыну уятты. Очрашу барышында ике як мөселман язма мирасын торгызу һәм өйрәнү, ислам мәдәнияте һәм каллиграфия өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару турында килеште. Мөфти җавап итеп, 2017 елда әлеге басма Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы үтте. Нәтиҗәдә, Казанда басмага әзерләнгән Кәлам шәриф халыкара стандартларга туры килү турында Таныклык алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы