Бүген, атнаның сишәмбе көнендә, Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә халыкны кабул итте. Татарстан мөфтие янына төрле сораулар буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Мисал өчен, Татарстанның бер җитештерүчесе Йосыф Җамалиев күпләп көнкүреш химия товарларын хәләл стандартларына туры китереп эшләп чыгару теләге барлыгын җиткерде. Мөфти хәзрәт әлеге тәкъдимнең бик мөһим һәм яхшы булуы турында әйтте һәм сертификация узарга киңәш итте.
Моннан тыш, мөфти янына балалар өчен ислам мәгариф проектлары буенча фикер алышырга Россия ислам институты белгечләре һәм татарстанлылар өчен хаҗ кылу мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдимнәре белән Лаеш имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин килде.