Мәдрәсә шәкертләре шигырь сөйләп ярышты

25 апрель 2018 ел 12:00
Мәдрәсә шәкертләре шигырь сөйләп ярышты

Бүген башкалабызның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап “Шигырь бәйгесе” узды. Урта һөнәри дини белем бирү йортында узган чарада мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы 150 егет һәм кыз катнашты. Әлеге бәйгедә шәкертләр шигырьне яттан белү, телнең сафлыгы, сәнгатьле итеп уку, артистизм дәрәҗәләренә карап бәяләнде. Жюри составында мөхтәрәм шәхесләр бәя бирде – сәнгатьле сөйләм мөгаллиме, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев, танылган шагыйрьләр Рифат Сәлах һәм Гөлнур Корбанова, күп еллар дәвамында мәдрәсәдә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан Флера Ханнанова һәм татар теле укытучысы Айсылу Корбанова.

Мәдрәсә шәкертләре Габдулла Тукайның һәм башка әдипләрнең шигырьләрен яттан сөйләп, сәнгатьле сөйләм осталыгында көч сынаштылар. Бәйге ике номинациядә узды: татар телен үз туган теле буларак өйрәнүчеләр һәм татарчаны чит тел буларак үзләштерүчеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы