Татарстан мөфтие Казахстан кунаклары белән очрашты

25 апрель 2018 ел 16:13
Татарстан мөфтие Казахстан кунаклары белән очрашты

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Казахстан Республикасының Кызылорда өлкәсе делегациясе белән очрашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакларны Татарстанда ислам дине үсеше, мөфтият тарихы, нәзарәтнең проектлары, “Хозур” нәшрият йорты, мөселман телеканалы эшчәнлеге белән таныштырды. “Бүгенге көндә зур проблемаларыбызның берсе – яшьләр арасында туган телебезне саклау, – диде мөфти. – Шуны исәптә тотып, хәзерге әдәби телгә якынайтылган һәм җиңел аңлаешлы татарча тәфсир әзерләп бастырырга ниятлибез. Мәчетләребездә татар теле курслары эшләтеп җибәрдек. Хәзерге вакытта ун мәчеттә тел курслары эшли, киләсе елга аларның санын йөзгә җиткерергә ниятлибез". 

Камил хәзрәт шулай ук төрки халыкларның дини мирасын өйрәнү һәм саклау мәсьәләсен дә күтәреп чыкты һәм шул уңайдан нәзарәт карамагында электрон китапханә – “Дар аль-кутуб” сайты эшләвен һәм аның фонды җиде йөзгә якын борынгы дини китаптан торуын билгеләп үтте. Казахстан кунакларын тагын бер проект – “Шура” альманахы да кызыксындырды. Журнал, инкыйлабка кадәрге Россиядә чыга башлаган булса да, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә үз эшчәнлеген 2014 елдан яңартып җибәрде. Квартал саен чыга торган альманах мәчет имамнарына юнәлтелә. Журналда җомга вәгазьләре, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар бастырыла. Альманах Татарстанның барлык мәчетләрендә бердәй вәгазьләр укуны тәэмин итә. 

Әңгәмә барышында "Хозур" нәшриятының көн саен 70 меңгә якын кеше укый торган “Ислам-тудей” порталы турында да сүз чыкты. Аның Казахстан мөселманнары арасында да популяр булуын һәм сайтка керүчеләрнең егерме проценты Казахстаннан булуы билгеләп үтелде. 

Казахстан делегациясе вәкилләре Татарстан мөфтиятен Россия Федерациясендә иң зур мөфтиятләрнең берсе буларак тануын белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы