Диния нәзарәтендә мәдрәсә директорлары киңәшмәсе узды

26 апрель 2018 ел 11:49
Диния нәзарәтендә мәдрәсә директорлары киңәшмәсе узды

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөселман дини мәгариф оешмалары – Татарстан мәдрәсәләре директорлары һәм директор урынбасарлары киңәшмәсе узды. Әлеге утырыш эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты. Киңәшмә барышында һөнәри мөселман мәгарифенә караган уку-укыту стандартларын тормышка ашыру мәсьәләләре һәм республика мәдрәсәләрендә узган аудит нәтиҗәләре каралды.

Камил хәзрәт Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында үз эшләрен алып баручы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә яшь буынны укыту һәм тәрбияләү юлында актив рәвештә, намуслы хезмәт кылганнары һәм Татарстан мөселман мәгариф системасы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Рәфикъ хәзрәт үз чиратында киләсе елда уку-укыту барышын камилләштерү, шулай ук 2017-2018 нче уку елында мәдрәсәләрне тәмамлаучылар саныннан кадрлар резервын туплау буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Киңәшмә ахырында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Оешма менеджменты” юнәлеше буенча квалификация күтәрү курсларын тыңлаучыларга дипломнар тапшырды. 

Шунысы игътибарга лаек, Татарстанда хәзерге вакытта 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе бар, аларда 220 мөгаллим хезмәт кыла һәм 4 меңнән артык шәкерт белем ала. Моннан тыш, ел саен республикада мәчет каршындагы курсларда уртача утыз меңгә якын кеше белем ала. Аларга бер мең биш йөздән артык мөгаллим ислам дине нигезләре буенча белем бирә. Барлык дини уку йортлары үз эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара. 2017 елда Болгар ислам академиясе ачылышы белән Татарстан Республикасында дини мәгариф системасы тулысынча формалашып җитте, ул дүрт баскычтан тора: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы