“Шура” журналының чираттагы саны дөнья күрде

27 апрель 2018 ел 09:20
“Шура” журналының чираттагы саны дөнья күрде

Татарстан имамнарына атап әзерләнгән «Шура» журналының егерменче саны дөнья күрде. Бу сан, нигездә, мөбарәк ай – Рамазанга багышлана. Рамазан ае өчен махсус вәгазьләр, Ураза гаете вәгазе һәм хөтбәсе, аның татарчага тәрҗемәсе белән журнал аша танышырга мөмкин. Шулай ук биредә Рамазан аена һәм уразага кагылышлы сорауларга җаваплар, уразаның фазыйләтләре турында хәдисләр һәм риваятьләр, игътикәф турында мәгълүматлар басылган.

Кварталга бер тапкыр нәшер ителә торган альманах Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае якынлашу уңаеннан котлау мөрәҗәгате белән ачыла. Татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан журналда аерым бүлек урын алган. “Үрнәк затлар”, “Фән”, “Тарих”, “Әңгәмә”, “Нәсыйхәт”, “Әдәби сәхәфә” бүлекләрендә дә укучылар бай эчтәлекле мәкаләләр белән таныша алалар.

"Шура" альманахы нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Журнал, инкыйлабка кадәрге Россиядә чыга башлаган булса да, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә үз эшчәнлеген 2014 елдан яңартып җибәрде. Квартал саен чыга торган альманах мәчет имамнарына юнәлтелә. Басмада җомга вәгазьләре, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар бастырыла. Шунысы әһәмиятле, ​альманах Татарстанның барлык мәчетләрендә дин тәгълиматы ягыннан тикшерелгән бердәй вәгазьләр укуны тәэмин итә.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы