Бүген кич Казанның һәм Татарстанның 13 мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән татар теленә өйрәтү курсларының тәмамлану тантанасы узды. Бушлай өч айлык курслар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән алты Казан мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”, “Мәрҗани”дә һәм Татарстанның җиде мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Чистайда алып барылды. Курс кысаларында укыту ике юнәлештә узды: “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре”.
Укытуны оештыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән бергәлектә “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” уку-укыту әсбабы эшләнде һәм басылып чыкты. Дәреслек авторлары – Россия ислам институты татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының фәнни дәрәҗәләрдәге белгечләре – кафедра мөдире Рафилә Гыймазова һәм кафедраның фәнни хезмәткәре Венера Гарипова-Хәсәншина. Дәреслек коммуникатив технологияләргә нигезләнеп, укучыларны татар телендә сөйләшергә, аны аңларга, үз фикерләреңне әйтә белергә, сүзләрне һәм авазларны аерырга өйрәтү максатларыннан чыгып төзелде. Әлеге уку-укыту проектын тормышка ашыру өчен 17 татар теле белгече һәм шулай ук квалификацияле имамнар җәлеп ителде. “Без – татарлар” өй айлык курслары 36 академик сәгатьтән гыйбарәт булды.
Бүген курсны тыңлаучыга үзләштерелгән белем күләме нигезендә сертификатлар тапшырылды. "Әниләр" мәчете каршындагы курслар Россия ислам институты бинасында үтте, аларның ябылу тантанасы да биредә узды. Курсларны тыңлаучылар арасында 30 яшьлек Идрис Насрый булды. Ул Алжирдан, югары уку йортларының берсендә аспирантурада укый. Татар кызына өйләнеп, бала тәрбияли, шуңа татар телен белүне үзенең бурычы итеп саный. Курсларга йөрү нәтиҗәсендә ул татарча аңлый һәм сүзләрдән гади гыйбарәләр төзи ала.
Тулаем алганда, РИИдагы курсларның аудиториясе шактый төрле булган: "сыйныфташлар" булып монда яшь егетләр дә, олы яшьтәге апалар да, хәтта гаиләле парлар да утырды. Ә менә Марат Сафин һәм Фәридә Фәткуллина - хәтта бертуган апа белән энекәш! Советлар Союзының атказанган уйлап табучысы һәм атказанган хирургы гаиләсеннән чыгып, алар әтиләре ягыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туганнары булып чыга. Әмма татар телендә аралаша белмәгәннәр. Курсларда исә катлаулы булмаган темаларга сөйләшергә өйрәнгән һәм көзен "дәвам итүчеләр" төркемендә укырга булдылар - сертификатлар аларга юкка гына бирелмәде бүген. Сүз уңаеннан, документлар белемнәрне тикшергәннән соң тапшырылды.
Гүзәл Фәтхетдинованы курслар башлангач ук төркемнең старостасы итеп сайлыйлар. Һөнәре буенча ул - мәктәпкәчә белем бирүче педагог, аңа 46 яшь, ул да татар телен тирәнтен өйрәнергә ниятләнә. Алай гына түгел, "Без - татарлар" курслары дәвамында ул намаз уку тәртипләрен өйрәнә һәм гыйбадәт кыла башлаган. Гүзәл ханым, укытучылар һәм "курсташлары" алдында чыгыш ясап, шушы дәресләрне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм "башлангычлар" белән "дәвамчылар" арасында тагын бер төркем булдыруны үтенде. Ул шулай ук курстагы укытучыларның "сабырлыгын, ачыклыгын, дустанә мөнәсәбәтен һәм көчле методик әзерлекләрен" билгеләп үтте.
Диния Нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин тантанада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, курсларның нәтиҗәлелеге тикшереләчәген һәм шулардан чыгып аларны камилләштерү өчен чаралар күреләчәген белдерде.