Бүген Татарстан мөфтие, ТР Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин "әфганчылар" - интернационалист-сугышчылар эшләре буенча Комитет вәкилләре белән күрешеп сөйләште. Очрашу Камил хәзрәткә бүләк тапшырудан башланды. Комитет рәисе Александр Ковалев һәм аның беренче урынбасары Николай Брагин аңа алтын Коръән басмасын бүләк иттеләр. Китапның 45 мм кадәрге зурлыктагы 5 фианит һәм тагын 575 вак фианит ташлары белән бизәлгән һәм алтыннан эшләнгән тышлыгында Истанбулның мәшһүр "Сөләймания" мәчете рәсеме төшерелгән. Зур һәм бәһасез бүләк өчен рәхмәтләрен белдереп, Камил хәзрәт кунакларга үзенең шәхси Коръәннәр коллекциясеннән музей булдыру теләге турында әйтте.
Җиңү көне алдыннан оештырылган очрашуда катнашучылар, билгеле, Бөек Ватан сугышының һәм Әфганстандагы сугышның тарихи рольләрен, шулай ук "Сирия" мәсьәләсе һәм хәзерге сәяси вәзгыять турында фикер алыштылар. "Әфганчылар" үз башларыннан кичергән сугыш афәтләре һәм хәтирәләре белән бүлеште, Комитет эшчәнлеге һәм аның ветеран һәм инвалид-"әфганчыларга" ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән кайбер проектлары турында хәбәр итте. Мөфти исә совет мөселманнарының Икенче Бөтендөнья сугышында Җиңү яулауга керткән өлешләре һәм имам булып эшләүче сугыш ветераннары турында сөйләде.
- Советлар Союзында яшәгән дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, күк йөзенең тынычлыгы һәм Җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга, - ди Камил хәзрәт. - 1942 елда Россиянең мөфтие Габрахман хәзрәт Рәсүлев мөселманнарны Ватанны фашист-дошманнардан якларга өндәп фетвә чыгара һәм үзе 1943 елда шәхси милкеннән чыгарып 50 мең сум акчаны танклар ясау өчен тапшыра. Әнә шулай итеп, эзәрлекләүләргә, репрессияләргә карамастан, совет заманында яшәгән мөселманнар Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр һәм туган җирләрен саклыйлар. Мөселманнар - Россиядә, православлар шикелле үк, тамыр җәйгән, төп халык. Безнең башка Ватаныбыз юк, шуңа без аны яратабыз һәм хезмәт куеп, гражданлык инициативалар белән чыгып, аның мәнфәгатьләрен кайгыртабыз.
Александр Михайлович үз чиратында Казан һәм Татарстанның бөтен ил өчен үзенең күпмилләтле һәм күпдинле шартларда халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калу тәҗрибәсе белән үрнәк булып торуын искәртте. Теманы дәвам итеп, Камил хәзрәт кунакларны Россиянең иң эре мөфтияте буларак Татарстан Диния Нәзарәте һәм аның эшчәнлеге, Россиядә ислам үсешенә юнәлдерелгән башлангычлары белән таныштырып үтте.